ХV халыкара икътисади “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2024

ХV халыкара икътисади “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2024
Дата:
Башына кадәр

“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” форумының рәсми сайты

 

ХV халыкара икътисади “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” форумы 14-19 май көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.

 

Форум турында

“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” – сәүдә мөнәсәбәтләре, туры чит ил инвестицияләре өлкәсендәге хезмәттәшлек үсеше, Ислам икътисады системасы сораулары буенча фикер алышу мәйданчыгы. Форумның максаты – Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә (ОИС) товар әйләнешенең үсеше, проектларны тормышка ашыру, партнерлар банкингы үсеше, шулай ук инвестицияләр җәлеп итү.

Россия һәм ОИС илләренең Халыкара икътисади саммиты беренче тапкыр 2009 елда узды һәм хезмәттәшлек белән уртак проектларны тормышка ашыру сораулары буенча фикер алышу өчен әйдәп баручы халыкара платформаны тудырды. 2023 елның маенда форум кысаларында уздырылган чаралар саны рекордлы иде – якынча 200. Анда дөньяның 80 иленнән 16 мең кеше катнашты, 130 дан артык килешү төзелде. Шулай ук 2023 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы нигезендә Форумга федераль статус бирелде.

KazanForum 2024 форумының эшлекле программасындагы төп темалар: халыкара хезмәттәшлек, ислам финанслары һәм инвестицияләре, хәләл индустриясе, фән һәм технологияләр, уртак бизнес, инфраструктура үсеше, бүгенге һәм иртәгәге кадрлар, хатын-кызлар карашы, Россия һәм ислам илләренең сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумы, туризм һәм мәдәният. Шулай ук Форум кысаларында Russia Halal Expo халыкара икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек күргәзмәсе, Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсе һәм Modest Fashion Day әдәпле мода фестивале оештырылачак.