Red Bull Air Race 2019 авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты этабы

Red Bull Air Race 2019 авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты этабы
Дата:

15-16 июнь көннәрендә “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта авиаузышлар буенча Red Bull Air Race дөнья чемпионаты этабы узды. Традиция буенча ярышта Master класслы 14 пилот командасы, Challenger класслы 9 пилот катнашты.

Чемпионат турында

Red Bull Air Race – пилотлаштыруның динамикалы төре, аның максаты – кыска вакыт эчендә киртәле һава трассасын үтү. 25 метрлы кабартып тутырылган пилоннар белән билгеләнгән трассаны түбән биеклектә узганда, очкычлар тизлеге 370 км/с җитә, очучылар 12g кадәр йөкләнеш кичерәләр.

Мавыктыргыч һава шоуын Татарстан башкаласы өченче тапкыр кабул итәчәк. Җанатарларның Казанга алдагы ике визиты аларны киеренке халәттә кызыклы ярышлар артыннан күзәтеп, ахырын көтәргә мәҗбүр итте. 2017 елдагы беренче узышлар вакытында катлаулы һава торышы аркасында пилотлар 67 пилонны аудардылар. Былтыр Казан этабында чех пилоты Мартин Шонка җиңде, җиңүчеләр өчлеген бары 0,181 секунд аерды.

2019 елда Red Bull Air Race дөнья чемпионаты программасы үз эченә 8 этап ала. Аның икенчесе Казанда узачак. Red Bull Air Race сезоны традиция буенча Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Абу-Дабида башланды, анда 8-9 февраль көннәрендә дөньяның иң яхшы 14 пилоты һавага күтәрелде. 15-16 июньдә көрәш кабат Казан өстендә кабыначак, чемпионат исә Согуд Гәрабстанында тәмамланачак.

Red Bull Air Race күңел ачу паркы

Red Bull Air Race күңел ачу паркы “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта урнашачак һәм чараның тартып тору үзәге булачак.

Паркка килгән һәрбер кеше авиаузышлар һәм мотоспорт белән рухлана, күп төрле күңел ачуларда һәм аттракционнарда катнаша, онытымаслык тәэсирләр ала һәм истәлеккә креатив фотоларга төшә алачак. Моннан тыш, билгеле бер көнне паркка Challenger классы пилотлары киләчәк, алар теләге булган һәркемгә автографлар таратачак, фанатлар белән фотога төшәчәк.

Уңайлы ял өчен парк территориясендә фуд-кортлар һәм ярышларның иң кызыклы мизгелләрен кабатлап күрсәтүче зур экран эшләячәк.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 265.02 KB Ярышлар программасы