2017 елның 13 нче июленнән алып 15енә кадәр Казанның “Корстон” кунакханәсендә (Николай Ершов ур., 1A йорт) Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) узды. Чарага ЮНЕСКО әгъзалары булган 100 дән артык дәүләттән, шулай ук кызыксынган халыкара спорт оешмаларыннан 700 тирәсе катнашучы килгән иде.
Конференция турында
МИНЕПС – физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә интеллектуаль һәм техник белемнәрне алмашуга мөмкинлек бирә торган һәм бу өлкәдә килештерелгән халыкара стратегияне эшләү өчен оештыру-хокукый механизм булып хезмәт итә торган форум. МИНЕПС ясаган нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр, бөтен дөньяда нәтиҗәле сәясәт һәм практиканы гамәлгә ашыру өчен ориентир буларак хезмәт итеп, физик тәрбия һәм спортның белем бирү, мәдәни һәм социаль аспектларын даими рәвештә ныгыталар.