МИНЕПС VI

МИНЕПС VI
Дата:
МИНЕПС VI конференциясенең рәсми сайты
ЮНЕСКО порталында МИНЕПС VI сайты

2017 елның 13 нче июленнән алып 15енә кадәр Казанның “Корстон” кунакханәсендә (Николай Ершов ур., 1A йорт) Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) узды. Чарага ЮНЕСКО әгъзалары булган 100 дән артык дәүләттән, шулай ук кызыксынган халыкара спорт оешмаларыннан 700 тирәсе катнашучы килгән иде.

Конференция турында

МИНЕПС – физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә интеллектуаль һәм техник белемнәрне алмашуга мөмкинлек бирә торган һәм бу өлкәдә килештерелгән халыкара стратегияне эшләү өчен оештыру-хокукый механизм булып хезмәт итә торган форум. МИНЕПС ясаган нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр, бөтен дөньяда нәтиҗәле сәясәт һәм практиканы гамәлгә ашыру өчен ориентир буларак хезмәт итеп, физик тәрбия һәм спортның белем бирү, мәдәни һәм социаль аспектларын даими рәвештә ныгыталар.

Басылган датасы: Төркем: Роликлар
Видео вакыты: 00:00

МИНЕПС конференцияләре ЮНЕСКО канаты астында узалар. Тарихтагы беренче конференция 1976 елда Парижда уза. Аннан соңгылары Мәскәүдә (1988), Пунта-дель-Эстада (1999, Уругвай), Афинада (2004), Берлинда (2013) узды. Казан зур халыкара спорт ярышларын уздыру буенча бай тәҗрибәле шәһәр булуы нәтиҗәсендә алтынчы конференцияне уздыру урыны итеп билгеләнгән. МИНЕПС VI конференциясен әзерләү буенча оператор итеп “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО билгеләнгән.

МИНЕПС VI конференциясенең төп максаты – ЮНЕСКОның 2015 елдагы Халыкара физик тәрбия һәм спорт хартиясе һәм МИНЕПС Vнең 2013 елдагы Берлин декларациясендә билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыру барышына анализ ясау, шулай ук йомгаклау документы сыйфатында “Казан гамәлләр планы” – алдагы ун елга спортны үстерү программасын кабул итү иде.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 136.76 KB Конференциянең программасы