«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV икътисади форумы

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV икътисади форумы
Дата:

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумының рәсми сайты

 

XIV Халыкара икътисади форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 18-19 май көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.

 

Форум турында

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» – Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләре арасында икътисади хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы. Форумның максаты – Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләре арасында сәүдә, икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту.

Беренче тапкыр Россия һәм ИХО әгъза илләре Халыкара икътисади саммиты 2009 нчы елда үтте. Бу вакыйга хезмәттәшлек турында фикер алышу һәм уртак проектларны тормышка ашыру өчен әйдәп баручы халыкара мәйданчык булды. 2022 нче елның май аенда саммит кысаларында уздырылган чараларда дөньяның 64 иленнән һәм Россиянең 59 төбәгеннән 6388 кеше катнашты. 2023 нче елда Россия Федерациясе президенты Владимир Путин чарага федераль статус бирү турында указ кабул итте.

Казан форумның эшлекле программасының төп темасы – заманча икътисади партнерлык. Башка мөһим темалар арасында түбәндәгеләр күтәрелә: халыкара хезмәттәшлек, тотрыклы үсеш, сәнәгать, ислам финанслары, хәләл индустрия, яшьләр форумы, эшкуарлык, бизнес мөмкинлекләре, дипломатия, технологияләр, логистика, инвестицияләр, хатын-кызлар карашы, мәгариф, медицина һәм спорт.

Организаторы