Дзюдо буенча 2016 елдагы Европа чемпионаты

Дзюдо буенча 2016 елдагы Европа чемпионаты
Дата:

2016 елның Дзюдо буенча Европа чемпионатының презентацион сайты

Дзюдо буенча Европа чемпионаты Казанда 2016 елның 21 нче апреленнән 24енә кадәр узды. Турнирны һәм өйрәнүләрне уздыру урыны итеп “Татнефть Арена” спорт сарае (Чистай ур., 42 йорт) җәлеп ителде.

Ярышлар программасы

Ярышлар 21 нче апрельдән 24енә кадәр түбәндәге авырлык үлчәүләрендә узды:

  • 21 нче апрель            Хатын-кызлар: -48 / -52 / -57 кг, Ир-атлар: -60 / -66 кг;
  • 22 нче апрель            Хатын-кызлар: -63 / -70 кг, Ир-атлар: -73 / -81 кг;
  • 23 нче апрель            Хатын-кызлар: -78 / +78 кг, Ир-атлар: -90 / -100 / +100 кг;
  • 24 нче апрель            Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында команда ярышлары.

Рәсми чаралар:

  • 20 нче апрель            Жирәбә;
  • 22 нче апрель            Ачылыш тантанасы;
  • 24 нче апрель            Ябылу тантанасы һәм флагны тапшыру.

Чемпионат турында

Дзюдо буенча Европа чемпионаты 1951 елдан башлап уздырыла. 1975 елга кадәр ярышлар бары тик ир-атлар арасында гына уздырылган, ә 1975 елдан башлап ярышларда хатын-кызлар да катнаша башлаган. 2012 елда Россия әлеге турнирны Чиләбедә кабул иткән иде.

Басылган датасы: Төркем: Роликлар
Видео вакыты: 00:00

Казан үз тарихында беренче тапкыр дөнья дзюдочыларының иң мәртәбәле турнирын уздыру хокукына ия булды. Шәхси һәм команда ярышлары “Татнефть Арена” спорт сараеның дүрт татамиенда узды. Аның матур ачылыш тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да катнашты.

Европа чемпионаты 2016 елда узачак Олимпиадага кадәр соңгы сайлап алу турнирларының берсе булганлыктан, Казанга континентның иң көчле дзюдочылары килгән иде. Ярышларда 46 илдән килгән спортчылар катнашты, чараның үзенә исә берничә мең кунак килде.

Казанда узган турнирда медальләрнең 16 комплекты: ир-атлар һәм хатын-кызларның шәхси турнирларында 7шәр һәм команда беренчелекләрендә 1әр комплект уйнатылды.