2016 елның Дзюдо буенча Европа чемпионатының презентацион сайты
Дзюдо буенча Европа чемпионаты Казанда 2016 елның 21 нче апреленнән 24енә кадәр узды. Турнирны һәм өйрәнүләрне уздыру урыны итеп “Татнефть Арена” спорт сарае (Чистай ур., 42 йорт) җәлеп ителде.
Ярышлар программасы
Ярышлар 21 нче апрельдән 24енә кадәр түбәндәге авырлык үлчәүләрендә узды:
- 21 нче апрель Хатын-кызлар: -48 / -52 / -57 кг, Ир-атлар: -60 / -66 кг;
- 22 нче апрель Хатын-кызлар: -63 / -70 кг, Ир-атлар: -73 / -81 кг;
- 23 нче апрель Хатын-кызлар: -78 / +78 кг, Ир-атлар: -90 / -100 / +100 кг;
- 24 нче апрель Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында команда ярышлары.
Рәсми чаралар:
- 20 нче апрель Жирәбә;
- 22 нче апрель Ачылыш тантанасы;
- 24 нче апрель Ябылу тантанасы һәм флагны тапшыру.
Чемпионат турында
Дзюдо буенча Европа чемпионаты 1951 елдан башлап уздырыла. 1975 елга кадәр ярышлар бары тик ир-атлар арасында гына уздырылган, ә 1975 елдан башлап ярышларда хатын-кызлар да катнаша башлаган. 2012 елда Россия әлеге турнирны Чиләбедә кабул иткән иде.