Хай-дайвинг буенча ФИНА дөнья кубогы 2014

Хай-дайвинг буенча ФИНА дөнья кубогы 2014
Дата:

Хай-дайвинг буенча ФИНА дөнья кубогының kazan2015.com сайтындагы рәсми бите

2014 елның 8 нче августыннан 10ысына кадәр Казансу елгасының сул як ярында урнашкан “Казансу” объектында хай-дайвинг (экстремаль биеклекләрдән суга сикерү) буенча дөнья кубогы булып узды. Турнир спортның әлеге төрен популярлаштыру максатыннан беренче тапкыр уздырылды һәм 2015 елда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты алдыннан сынау ярышы да булып торды.

Әлеге ярышларны уздырыр өчен Казан Кремле диварлары янында хатын-кызлар өчен 20 метрдагы, ә ир-атлар өчен 27 метрдагы сикерү платформалары белән (5 һәм 10 метр биеклектәге платформалар өйрәнүләр өчен файдаланылды) каланча төзелде. Объектта шулай ук тамашачылар өчен мең кеше сыйдырышлы вакытлы трибуна да урнаштырылган иде.

Ярышларда 35 спортчы – 26 ир-ат һәм 9 хатын-кыз – Белоруссия, Болгария, Бразилия, Бөекбритания, Германия, Италия, Колумбия, Люксембург, Мексика, Польша, Россия, АКШ, Украина, Франция, Чехия, Швейцария вәкилләре катнашты. Барлыгы 16 ил. Кубокта Россияне клифф-дайвинг буенча RedBull сериясе чемпионы Артем Сильченко һәм 2012 елда хай-дайвинг буенча Европа чемпионаты көмеш призеры Илья Щуров тәкъдим иттеләр. Спортчыларның чыгышларына 7 судья бәя бирде.

Тарихта беренче Хай-дайвинг буенча ФИНА дөнья кубогы Колумбия спортчысы Орландо Дукеның җиңүе белән тәмамланды. Россияле Артем Сильченко дүртенче урынны алды.