Хатын-кызлар арасында (шәхси һәм командалы ярышлар) рапиралар белән фехтование буенча Дөнья кубогы этабы

Хатын-кызлар арасында (шәхси һәм командалы ярышлар) рапиралар белән фехтование буенча Дөнья кубогы этабы
Дата:

Хатын-кызлар арасында фехтование буенча Дөнья кубогының рәсми сайты

Хатын-кызлар арасында фехтование буенча Дөнья кубогы этабы 2020 елның 21-23 февралендә Казанның Гимнастика үзәгендә (Сыртланова урамы, 6 нчы йорт) узачак.

Ярышларда дөньяның 34 иленнән якынча 153 спортчы катнашачак. Чыгышларны төрле категориядәге 10 халыкара һәм 15 милли хөкемдар хөкем итәчәк.

Кубок турында

Халыкара фехтование федерациясе Дөнья кубокларын үткәрү тарихында беренче тапкыр Татарстан башкаласына этапларның берсен үзендә кабул итәргә тәкъдим итте.

Спортчылар рапира белән ярышачаклар. Медальләр индивидуаль һәм команда беренчелекләрендә уйнатылачак. Әлеге турнир 2020 елда Токиода узачак җәйге Олимпия уеннарына квалификация (сайлап алу) ярышлары булып тора.

Ярышларның нәтиҗәләре

Танылган Италия рапирачысы Элиза Ди Франциска Казанда узучы фехтование буенча Дөнья кубогы этабының шәхси беренчелегендә җиңүче итеп танылды. Италияле фехтование осталары Дөнья кубогы этабының команда беренчелегендә иң яхшылары булдылар.