Казанда 2015 елгы Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты

Казанда 2015 елгы Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты
Дата:

Казанда Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты рәсми сайты

Казанда Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 2015 елның 5 августыннан алып 16 августына кадәр барды.

Казан тарихта Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге ФИНА дөнья чемпионаты Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты бер үк вакытта диярлек уздырылган беренче шәһәр булып танылды. Шулай итеп, FINA гаиләсе вәкилләре, ике чемпионат ярышларында катнашу өчен, беренче тапкыр бер шәһәрдә һәм бер үк вакытта җыелдылар.

2015 елгы “Мастерс” турниры программасына спортның биш төре буенча ярышлар керде: йөзү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү, су полосы, суга сикерү. Аларда медальләрнең 653 комплекты уйнатылды.

“Мастерс” турнирын үткәрү өчен түбәндәге спорт объектлары кулланылды: Су спорт төрләре сарае, “Казансу”, “Олимп” йөзү бассейны, “Буревестник” ябык йөзү бассейны, “Акчарлак” ябык йөзү бассейны.