«Федерация кубогы» халыкара профессиональ спорт ярышлары

«Федерация кубогы» халыкара профессиональ спорт ярышлары
Дата:

Ярышларның рәсми веб-бите

2023 елның 10-12 декабрендә Казанның Су спорт төрләре сарае үз диварларында «Синхрон йөзү буенча Федерация кубогы» халыкара профессиональ спорт ярышларында катнашу өчен төрле илләрдән иң көчле спортчыларны кабул итте.

Ярышның максаты сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, синхрон йөзүне алга таба үстерү, дәүләтләр арасында халыкара һәм дуслык элемтәләрен һәм спортның гуманистик кыйммәтләрен ныгыту булды.

Өч көн дәвамында түбәндәге дисциплиналарда бүләкләр комплекты уйнатылды: соло, дуэт, катнаш дуэт, төркем (техник һәм ирекле программа), шулай ук акробатик төркем.

Ярышларны Россиянең синхрон йөзү федерациясе һәм «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО оештыдылар.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 2.17 MB «Федерация кубогы» мәгълүмати бюллетене
Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 204.78 KB Ярышлар программасы