FIFA Конфедерацияләр Кубогы 2017

FIFA Конфедерацияләр Кубогы 2017
Дата:

Казанның шәһәрдә 2017 елда уза торган FIFA Конфедерацияләр Кубогы матчларына багышланган тематик порталы – www.confederationscup2017.dspkazan.com

Казан 2017 елның 18, 22, 24 һәм 28 нче июнь көннәрендә FIFA Конфедерацияләр Кубогы матчларын кабул итте. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи белән беррәттән Казан Кубокны оештыручы шәһәрләрнең берсе булып торды. “Казан Арена” стадионында өч сайлап алу матчы һәм ярымфинал узды. Матчларда катнашыр өчен Казанга Португалия, Мексика, Германия, Чили һәм Россия җыелма командалары килде.

FIFA Конфедерацияләр Кубогы – дүрт елга бер тапкыр FIFA яклавы астында уздырыла торган дәрәҗәле футбол турниры. Елның төп футбол чарасында алты континенталь чемпионатлар җиңүчеләре, дөнья чемпионаты җиңүчесе һәм Конфедерацияләр Кубогын кабул итүче илнең җыелма командасы катнашты.

Татарстан башкаласында түбәндәге матчлар узды:

  • 18 июньдә: Португалия – Мексика: 2:2
  • 22 июньдә: Германия – Чили: 1:1
  • 24 июньдә: Мексика – Россия: 2:1
  • 28 июньдә: Ярымфинал. Португалия – Чили: 0:0 (Пенальтилар сериясе 0:3)

FIFA Конфедерацияләр Кубогы барган вакытта Казанда 700 шәһәр волонтеры эшләде. Алар уңайлы һәм кунакчыл шәһәр атмосферасын тудырып, Казан шәһәре территориясендә төрле чараларны оештыруда ярдәм иттеләр, иң күпсанлы клиентлар төркеменә – җанатарларга хезмәт күрсәттеләр.

Фотолар