Бадминтон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Европа чемпионаты,15 яшькә кадәрге егет-кызлар арасында Европа беренчелеге

Бадминтон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Европа чемпионаты,15 яшькә кадәрге егет-кызлар арасында Европа беренчелеге
Дата:

Казан 2016 елның 16 нчы февраленнән 21енә кадәр ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Бадминтон буенча Европа беренчелеген һәм 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Бадминтон буенча Европа беренчелеген кабул итте. Ярышлар моннан ике ел элек Бадминтон буенча шәхси Европа чемпионаты узган Гимнастика үзәгендә (Сыртланова ур., 6 йорт) үтте.

Чемпионат турында

Казанда узган Европа чемпионатында ир-атлар һәм хатын-кызлар ярышларын 15 яшькә кадәрге яшүсмерләрнең ир-атлар ялгыз һәм парлы разряды, хатын-кызлар ялгыз һәм парлы разряды, микст разрядындагы континент беренчелеге белән бергә уздыру тәкъдим ителде. Бу формат элегрәк 2014 елда Базел шәһәрендә (Швейцария) узган Европа чемпионатында сынап каралган иде инде.

Әлеге ярышлар Европаның бадминтон буенча әйдәп баручы барлык илләреннән иң яхшы спортчыларны җыйды. Россия шулай ук спортның бу төрендә иң яхшы спортчыларын тәкъдим итте. Ике турнирда 38 илдән 450ләп спортчы катнашты. Ярышларда 76 халыкара һәм үз илебез судъялары эшләде.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Бадминтон буенча Европа чемпионаты, 2016 елда Рио-де-Жанейрода (Бразилия) узачак Олимпия уеннарына сайлап алулар тәмамланыр алдыннан Европада үткәрелгән соңгы зур ярыш булганлыктан, аерым әһәмияткә ия иде.

Ярышларның нәтиҗәләре

Казанда узган Европа команда чемпионатында ир-атлар разрядында да, хатын-кызлар разрядында да Дания җыелма командасы җиңүче булды. Дания кызлары, финал матчында Болгария җыелма командасын җиңеп, беренче урынны алдылар, Дания егетләре исә алтын медальне финалда Франция җыелма командасын җиңеп яуладылар. Россия медаль өчен көрәштән ике разрядта да чирекфиналда төшеп калды.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Бадминтон буенча Европа чемпионаты нәтиҗәләре белән тулырак биредә танышырга була.

Яшүсмерләр арасында узган беренчелектә ярышларның ир-атлар өлешендә инглизләр өстенлек итте. Кызлар арасында беренче урынны Дания (ялгыз разряд) һәм Төркия (парлы разряд) яуладылар. Микстта Дания бадминтончылары чемпионнар булдылар.

15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Бадминтон буенча Европа беренчелеге нәтиҗәләре белән тулырак биредә танышырга була.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 208.23 KB Ярышлар программасы