Фестивальнең рәсми сайты
2024 елның 6-11 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында «Алтын минбар» Казан халыкара кинофестивале узачак.
Фестиваль турында
«Алтын минбар» Казан халыкара кинофестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле үткәрелә. Беренче фестиваль Россия Мөфтиләр Советы, Россия Федерациясе мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән оештырылды.
Кинофестивальнең үзгәрешсез девизы «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына» төрле милләт һәм ил вәкилләрен катнашырга җәлеп итә, алар өчен фестиваль мәдәни алмашу һәм диалог мәйданчыгы булып тора. Фестиваль программасына, авторның диненә карамастан, игелеккә, тынычлыкка һәм гаделлеккә өндәүче илебез һәм дөнья кинематографларының иң яхшы фильмнары сайлап алына. Сайлап алу комиссиясе һәм жюри составына бөтендөньядан күренекле сәнгать эшлеклеләре керә, алар арасында кинорежиссерлар, операторлар, кино белгечләре.
Халыкара җәмәгатьчелек Казан кинофестивале белән ныграк кызыксына башлады. Елдан-ел катнашучылар саны һәм игълан ителгән фильмнар саны арта. I фестивальгә дөньяның 12 иленнән 40 кино тәкъдим ителгән иде, XIX фестивальгә – 44 илдән 700 дән артык гариза бирелде.
Фестивальнең оештыручылары – «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО, «Татаркино» Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, Татарстан Республикасы «Россия Федерациясе кинематографистлар берлеге» гомумироссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге һәм «Кинофест» ҖЧҖ.