Архитектура өлкәсендә Халыкара Ага Хан премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы

Архитектура өлкәсендә Халыкара Ага Хан премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы
Дата:

Архитектура өлкәсендә Халыкара Ага Хан премиясенең рәсми бите

13 сентябрь көнне Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында (Ирек мәйданы) 2019 елда архитектура өлкәсендә Халыкара Ага Хан  премия җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантанада 250 чит ил кунагы, шул исәптән, министрлар, архитекторлар, галимнәр, эшмәкәрләр булды.

Премия хакында

Ага Хан премиясе – дөньяның архитектура өлкәсендәге иң күптәнге һәм зур бүләкләрнең берсе. Премияне 1977 елда исмаилия тикшеренүләр институтына һәм үсеш буенча Халыкара Ага Хан оешмасына нигез салучы, рухи лидер, Мөселман исмаилия җәмгыяте вакыты Имамы, Принц Кәрим Ага Хан IV Галиҗәнапләре булдырган.

Җиңүче итеп 3 елга бер тапкыр төрле проектлар арасыннан архитектура кыйммәтләрен алга сөрүче генә түгел, ә тормыш дәрәҗәсен дә күтәрүче эшне сайлап алалар. Танылган премия лауреатлары арасында BIG, Snøhetta, Nieto Sobejano Arquitectos архитектура фирмалары, Заһа Хадид бюросы, архитекторлар Норман Фостер һәм Сезар Пелли бар.

Чараны Татарстан башкаласында үткәрү карары “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019” XI Халыкара икътисади саммитында кабул ителде. Премияне тапшыру тантанасын әзерләү һәм үткәрүне Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы җитәкчелеге астында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО гамәлгә ашырды.

Премия җиңүчеләре

Премия җиңүчеләре 2019 елның 29 августында игълан ителде. Премиягә түбәндәге проектлар лаек булды:

  • Мухаррак (Бәхрәйн) шәһәрен тергезү проекты;
  • Көньяк Канарчорда (Бангладеш) Arcadia белем бирү проекты;
  • Бирзейт шәһәрендәге (Палестина) Палестина музее;
  • Татарстан Республикасында (Россия Федерациясе) җәмгыять мәйданчыклары үсеше программасы;
  • Бамбей шәһәрендә (Сенегал) Алиун Диоп исемендәге университетның белем бирү корпусы;
  • Шарҗә шәһәрендә  (БГӘ) Wasit экосистема паркы.

Җиңүче проектларның тулы тасвирламасын биредә табарга мөмкин.