Начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча 2016 елдагы дөнья чемпионаты

Начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча 2016 елдагы дөнья чемпионаты
Дата:

“Динамо” спорт базасында (Казан шәһ., Тынычлык бистәсе, Яңа Дәүләки ур., 2а йорт) 8 нче сентябрьдән алып 14енә кадәр начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча 1 нче дөнья чемпионаты узды. Ярышларда 16 илдән 66 спортчы катнашты.

Чемпионат турында

Пуля белән ату – начар ишетүчеләр спортының электән килгән дисциплинасы, ул беренче җәйге Сурдлимпия уеннары (1924 ел, Париж, Франция) программасында ук урын алган булган. Халыкара начар ишетүчеләр спорты комитеты (ICSD) тарафыннан хупланган Сурдлимпия уеннарына һәм ярышларга бары тик иң яхшы ишетә торган колагы да 55 децибилдан начаррак ишетә торган кешеләр генә кертелә. Начар ишетүчеләр спорты дисциплинасы буенча ярышлар уздыру кагыйдәләре гадәти ярышлардагы кебек үк.

Начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче Европа чемпионаты 1967 елда уздырылган. Казанда быел узган дөнья чемпионаты спортның әлеге төрендә беренчесе булды. ICSD һәм Россия Сурдлимпия комитеты яклавы астында уздырылган турнирда дөньяның 16 иленнән: Венгрия, Германия, Греция, Израиль, Һиндстан, Кипр, Кытай Тайбэе, Латвия, Монголия, Россия, Сербия, Украина, Финляндия, Чехия, Хорватия һәм Швейцариядән ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары катнашты. Ярышлар барышында пневматик һәм кече калибрлы коралдан пуля белән атуда медальләрнең 12 комплекты уйнатылды.

Беренче дөнья чемпионатын уздыру бәхете 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада ярышлары узган “Динамо” спорт базасының ату үзәгенә насыйп булды. Казанда узган дөнья чемпионаты командаларның 2017 елда Самсун шәһәрендә (Төркия) узачак XXIII җәйге Сурдлимпия уеннарына әзерлегендә хәлиткеч этап булды.

Ярышларның нәтиҗәләре

Гомумкоманда исәбендә медальләрне иң күп җыючы ил – Украина, алар 12 медаль алдылар, шуларның 7се – алтын. Россия спортчылары икенче баскычта – аларның 11 медаленең 2се алтын. Өченче урында, 2 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медальләр белән, немецлар. Чемпионатта 8 дөнья рекорды куелды.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 302.31 KB Ярышлар программасы