Дирекция турында

Зур халыкара һәм бөтенроссия чараларының рәсми оештыручысы

Оешканнан бирле “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО халыкара, федераль, төбәк масштабындагы 130 дан артык проектны гамәлгә ашырды.

 

Генераль директор – Максим Сергей улы Денисов.

Дирекциягә нигез 2009 елның 14 августында салына, ул шәһәр үсешендә зур роль уйнаган, аны инфраструктура белән тәэмин иткән һәм масштаблы чаралар үткәрү өчен зур материаль булмаган мирас калдырган 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерләү һәм аны үткәрү максатыннан булдырыла. Универсиададан соң Дирекция үз эшчәнлеген дәвам итте, киңәйтте, һәм мөстәкыйль рәвештә дә, төрле оештыру комитетлары составында да әллә ничә тапкыр зур бөтенроссия һәм халыкара чаралар оештыручысы ролен үтәде.

 

Универсиада уеннары тәмамланган соң  Дирекция проектлары арасында Су спорт төрләре буенча 16 нчы FINA дөнья чемпионаты, Red Bull Air Race авиаузышлары, һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты, бадминтон, дзюдо, самбо һәм башка спорт төрләре буенча дөнья һәм Европа чемпионатлары, спорт өлкәсендә һәм башка юнәлешләр буенча глобаль халыкара конференцияләр һәм башка проектлар бар. Дирекция шулай ук 2018 елда Җанатарлар фестивале оештыручысы булды, 2017 елда Конфедерацияләр Кубогы һәм Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын оештыруда катнашты.

2020 нче елда Дирекция ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган чаралар операторы булды, һәм 2021 нче елда Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында чаралар планын координацияләүдә катнашты.

 

2024 елда Дирекция «Киләчәк уеннары» – классик спорт, киберспорт һәм AR-/VR-технологияләрне берләштергән яңа форматтагы халыкара турнирын уздырды. Ярышларда 107 илдән 2000нән артык спортчы катнашты. Уеннарның беренче җиде көнендә ярышларны трансляцияләү һәм турнирны ачу тантанасы бөтен дөньяда 1 млрд.карау җыйды.

 

Шул ук елда Казанда БРИКС берләшмәсендә катнашучы илләр арасында ел саен үткәрелә торган мультиспорт ярышлары – БРИКС уеннары узды. Дирекция командасы оештырган уеннар спортчылар арасында югары бәягә лаек булды һәм сервис дәрәҗәсе буенча Олимпия уеннарына тиңләштерелде.

Безнең турында саннар белән

Хәзерге вакытта Дирекция Казанда һәм Татарстан Республикасында үтәчәк халыкара һәм бөтенроссия чараларын әзерләү буенча үз эшен дәвам итә.

70 000нән артык волонтерлар
15 еллык профессиональ эшчәнлек
130дән артык проектлар

Гамәлгә куючылар

 

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОны гамәлгә куючылар булып Россия Федерациясе Спорт министрлыгы йөзендә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөзендә Татарстан Республикасы, “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты” муниципаль казна учреждениесе йөзендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге һәм “Россия студентлар спорты берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасы тора.

 

ГТО

 

Россия Федерациясе Спорт министрлыгы тәкъдиме белән Дирекция Россия Федерациясендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын (алга таба – Комплекс) алга этәрү буенча оператор итеп билгеләнде.

 

Әлеге проект кысаларында оешма башкарма хакимиятнең физик культура һәм спорт өлкәсендәге төбәк органнарын координацияли, комплексның Бөтенроссия мәгълүмат электрон базасының һәм интернет-порталының өзлексез эшчәнлеген тәэмин итә, кадрларны әзерләүдә һәм укытуда катнаша, комплексның аерымлык билгеләрен һәм аларга таныклыкларны ясауны һәм китереп җиткерүне оештыра, маркетинг программасын гамәлгә ашыра һәм федераль дәрәҗәдә комплексны гамәлгә ашыру эшләрен мәгълүмат белән тәэмин итә.

Мирас

 

2013 нче елда үткән Универсиада Казанның йөзен үзгәртте: Татарстан башкаласында 30 заманча, икътисади яктан нәтиҗәле спорт объекты, уникаль комплекс – Универсиада Авылы барлыкка килде, югары уку йортларының һәм спорт мәктәпләренең материаль-техник базасы тулыланды, ә шәһәр инфраструктурасы масштаблы модернизация процессы аша үтте. Универсиаданы уңышлы үткәрү FISU Халыкара белем бирү үзәге ачарга, спорт волонтерлары институтын барлыкка китерергә, Халыкара волонтерлар академиясен оештыру инициативасын тормышка ашырырга ярдәм итте. 2017 нче елда, Дирекция МИНЕПС VI конференциясе нәтиҗәләре буенча кабул ителгән Казан гамәлләр планын үтәүдә ЮНЕСКОның стратегик партнеры булып тора.

 

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Казанга «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәген бүләк итте һәм махсус белем бирү учрежденияләренә югары дәрәҗәдәге җиһазлар һәм кораллар калдырды. Татарстан Республикасында кадрлар әзерләү системасына дөнья стандартларын кертү мөмкинлеге барлыкка килде.

 

Халыкара йөзү федерациясе (World Aquatics) белән берлектә Казанда Су спорт төрләрен үстерү буенча халыкара үзәк эшли. Үзәкнең төп бурычы – су спорт төрләрендә зур милли казанышлары булмаган илләрдән килгән спортчыларның потенциалын нәтиҗәле ачу өчен уңайлы шартлар тудыру. Россия һәм күрше-тирә илләр тренерлары һәм хөкемдарлары квалификация дәрәҗәсен күтәрү шулай ук Су спорт төрләрен үстерү үзәгенең приоритетларның берсе булып тора.

Бүләкләр

 

Дирекция тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар бүләкләргә лаек булды, алар арасында – Казанда 2013 елда узган Бөтендөнья җәйге универсиада өчен “Иң инновацияле проект” һәм “Вакыйганың иң яхшы визуаль образы” ISEM премияләре, шулай ук халыкара һәм милли федерацияләр, министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан юлланган күпсанлы рәхмәт хатлары да бар.

Хәйриячелек

 

2015 елдан бирле Дирекция хәйрия эшчәнлегендә актив катнаша. Оешма 40 тан артык хәйрия акцияләрендә, спорт турнирларында, марафоннарда катнашты. Хәйрия эшчәнлеге чорында “Хыялны үтәү”, “Роналд Макдоналд йорты”, “Альпари”, “Балачак шатлыгы” һ.б. фондларга 5 млн. сумнан артык акча күчерелде.

Адрес 420010

Казан, Универсиады авылы, 35 йорт

Ничек барып җитәргә

Телефон номеры +7 (843) 222 07 82

Безнең белән элемтәгә керегез

09:00 - 17:00 Дш-Җм

Электрон почта volunteers@dspkazan.com
Вконтакте vk.com/kazanvolunteers