XI Александр Попов кубогы

XI Александр Попов кубогы
Дата:

Казанда 2018 елның 6 нчы декабреннән 8енә кадәр Олимпия чемпионнары призларына халыкара балалар уеннары уздырылды (XI Александр Попов кубогы).

Турнир турында

Александр Попов кубогы – йөзү буенча ел саен уздырыла торган балалар-яшүсмерләр ярышлары. Бу ярышлар 2008 елдан башлап уздырыла һәм инде яшь спортчылар өчен гадәтигә әйләнделәр. Шушы еллар эчендә ярышларда Россиядән, БДБ илләреннән һәм Европадан 4000нән артык бала катнашты.

XI Александр Попов кубогы спортның алты төре буенча ярышларны берләштерде:

  • грек-рим көрәше буенча Александр Карелин призларына;
  • гандбол буенча Игорь Лавров призларына;
  • чаңгы ярышлары буенча Александр Легков призларына;
  • нәфис гимнастика буенча Дарья Шкурихина призларына;
  • синхрон йөзү буенча Светлана Ромашина призларына;
  • йөзү буенча Александр Попов призларына.
Басылган датасы: Төркем: Роликлар
Видео вакыты: 00:00

Ярышларда барлыгы Россиянең 60 төбәгеннән, шулай ук БДБ илләреннән һәм Европадан (Германия, Эстония, Сербия һәм башкалар) 16 яшькә кадәрге 1 600ләп спортчылар катнашты. Яшь спортчылар өчен 30 Олимпия чемпионнары, Олимпиадалар призерлары һәм дөнья чемпионатлары призерлары уникаль мастер-класслар күрсәтте.

Уеннар түбәндәге ярыш объектларында узды:

  • “Буревестник” бассейны (йөзү, синхрон йөзү);
  • “Буревестник” җиңел атлетика стадионы (чаңгы ярышлары);
  • Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусы (грек-рим көрәше);
  • Гимнастика үзәге (нәфис гимнастика);
  • “Мирас” спорт комплексы (гандбол).

Турнир Казанда икенче тапкыр уздырылды. Юбилей санлы X Александр Попов кубогы Татарстан башкаласында 2017 елда узган иде.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 272.46 KB Ярышлар программасы
ФотоларБарлык фотолар