Суга сикерү буенча Россия чемпионаты

Суга сикерү буенча Россия чемпионаты
Дата:

2019 елның 28 маеннан 1 июненә кадәр Казанның Су спорты төрләре сараенда (С. Хәким ур., 70 йорт) Суга сикерү буенча 2019 елдагы Россия чемпионатын кабул итте. Ярышлар Казанда инде дүртенче тапкыр узды.

Чемпионат турында

Татарстан башкаласы суга сикерү буенча милли чемпионатларны инде берничә тапкыр кабул итте. Алар арасында юниорлар арасында суга сикерү буенча Россия беренчелеге (2013, 2014), Суга сикерү буенча Россия чемпионатлары (2014, 2015, 2017) бар.

Турнир программасы үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан синхрон, шәхси һәм катнаш сикерүләрне, шулай ук команда ярышларын ала.

Чемпионатның максаты – илдә спортның суга сикерү төрен популярлаштыру һәм үстерү, 2019 елда йөзү һәм суга сикерү буенча узачак Европа чемпионатында һәм 2019 елда Кванджу шәһәрендә (Корея Республикасы) узачак Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасын формалаштыру.