XXI «Алтын минбар» Казан халыкара кинофестивале

XXI «Алтын минбар» Казан халыкара кинофестивале
Дата:
Башына кадәр

Фестивальнең рәсми сайты

 

2025 елның 5-9 сентябрь көннәрендә Казанда XXI «Алтын минбар» Казан халыкара кинофестивале узачак.

 

Фестиваль турында

 

Кинофестиваль гомумкешелекнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрен чагылдырган, тынычлык урнаштыру, дингә карата түземлелек һәм гуманизм идеяләрен йөртүче, милләтенә һәм конфессиясенә карамастан, уен, документаль һәм анимацион фильмнар конкурсыннан гыйбарәт.

Фестивальнең «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына» үзгәрешсез девизы, тынычлык урнаштыру, дингә түземлелек һәм толерантлык идеяләрен пропагандалый, анда катнашуга төрле милләт һәм ил вәкилләрен җәлеп итә, алар өчен Фестиваль мәдәни алмашу һәм диалог мәйданчыгы булып тора.

2024 елда чарага 51 илдән 151 катнашучы җыелды. Фестиваль кысаларында 141 тәкъдим ителде, шуларның 51 конкурс программасы картинасы булды һәм 90 кинотасма конкурстан тыш һәм параллель линияләр кысаларында күрсәтелде.

2025 елда фестиваль кысаларында традицион конкурс һәм конкурстан тыш программалардан башка Марокко киносы көннәре дә узачак. Ачылу һәм ябылу тантаналарын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында уздыру планлаштырыла.