3 Фиджитал Уеннар

3 Фиджитал Уеннар
12+/16+/18+
Дата:

3 Фиджитал Уеннарының рәсми бите

3 Фиджитал Уеннарының рәсми сайты

 

2023 нче елның 5-11 февраль көннәрендә Казанда өч спорт төреннән өченче Фиджитал Уеннары үтте: тактик, хәрби һәм уеннарны тизлеккә үтү.

 

Уеннар турында

 

2022 нче елда Фиджитал Уеннарының ике сериясе оештырылды, алар арасында Beat Saber, дрон узышу, футбол, баскетбол, хоккей, көрәш һәм фиджитал узышу булды. Барлыгы җиде илдән 38 команда катнашты.

Өченче Фиджитал Уеннарының программасына түбәндәге ярышлар керде:

 

Speedrun

Үткәрү даталары: 5-8 февраль

Үткәрү урыны: ИТ-парк, «Казан Экспо» ХКҮ

Һәр катнашучы ретро консолларда да, заманча компьютерларда да тизлеккә видео уеннар үтте. Спортчыларны легендар «Super Mario bros», «Comix Zone» һәм «Chip’n’Dale» йөрү уеннары, «Resident evil 2 Remake», «Little Nightmares» һәм «Mirror’s Edge» хоррор уеннары, шулай ук «Hitman: Codename 47», «Quake» һәм «Serious Sam The First encounter» уеннары көттеләр.

 

Фиджитал MOBA: MLBB + шоу-матч, Dota2 + шоу-матч

Үткәрү даталары: 6-8 февраль

Үткәрү урыны: «Казан Экспо» ХКҮ

Командалар компьютер спорты кагыйдәләрен үтәп Олимпия системасы буенча матчлар уйнадылар. Кибер ярышлар тәмамланганнан соң, командалар лазертаг шоу-матчында көч сынаштылар.

 

Фиджитал тактик ярыш: CS:GO + лазертаг, Warface һәм лазертаг

Үткәрү даталары: 9-10 февраль

Үткәрү урыны: «Казан Экспо» ХКҮ

3D тактик ярыш дисциплиналары кысаларында, фиджитал-спортчылар CS:GO һәм Warface уеннарында осталыкларын күрсәттеләр, аннан соң алар лазертагта көч сынаштылар.

 

Патша ярышы лазертаг шоу-матчы

Үткәрү даталары: 11 февраль

Үткәрү урыны«Казан Экспо» ХКҮ

Фиджитал Уеннар CS:GO һәм Warface ярышларында катнашучылар арасында лазертаг шоу-матчы (Патша ярышы) белән тәмамланды. Лазертаг ярышу форматы патша ярышу (PUBG, Fortnite һ.б.) компьютер уеннары кагыйдәләренә мөмкин кадәр якынлаштырылган иде, тарайтылган эш зоналары белән һәм әйберләр тупландыру белән.

Оештыручылар