2022 елның 15-17 июль көннәрендә Казанның “Урам” экстрим-паркында (“Миллениум” күпере янындагы яр буе зонасы) III Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) үтәчәк. Уеннар программасы үз эченә түбәндәге спорт төрләрен ала:
- 3х3 баскетбол
- BMХ (BMХ–фристайл–парк, BMХ–узыш–ритм-трек, ВМХ—фристайл–флэт)
- Роллер-спорт (скейт-кросс, биеклеккә сикерү, скоростной слалом, спринт)
- Скейтбординг (урам, парк)
- Брейкинг (шәхси зачет, командалар зачеты)
Үткән II Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) Россиянең 32 субъектыннан 1100 дән артык катнашучыларын җыйды. Ике ярыш көн эчендә 11 мең тамашачылар һәм 1 миллион 300 меңнән артык интернет кулланучылар Уеннарны күзәтеп барды.
Беренче уеннар Казан шәһәрендә 2020 нче елда үтте һәм Россиянең төрле регионнарыннан 1000 нән артык катнашучыларны җыйды.