“FISU Volunteer Leaders Academy 2017” Халыкара белем бирү форумы

“FISU Volunteer Leaders Academy 2017”  Халыкара белем бирү форумы
Дата:

“FISU Volunteer Leaders Academy 2017” Халыкара белем бирү форумы Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында 2017 елның 2-8 июль көннәрендә узды. Форумда FISU әгъзалары булган илләрдән волонтерлар катнашты.

Форум турында

“FISU Volunteer Leaders Academy 2017” – волонтерлар бергәлеге тарафыннан Студентлар спорты халыкара федерациясенең (FISU) Монполье шәһәрендә узган XIII форумында инициатива белдерелеп һәм FISU тарафыннан беренче тапкыр гамәлгә ашырыла торган уникаль проект.

Форумның төп максаты – волонтерлар һәм студентлар спорты милли федерацияләре әгъзалары, кызыксынган затлар аралашсын өчен даими эшли торган, волонтерлык программаларын һәм зур халыкара спорт, шул исәптән студентлар чараларын уздыру өчен проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә тәҗрибә һәм тупланган уңышлы эшләрне алмашу мәйданын булдыру.

Форумны уздыру дөньяның төрле илләреннән булган волонтерлык хәрәкәте җитәкчеләренә Казанда 2013 елдагы Универсиаданың уңышлы уздырылуын, Бөтендөнья студентлар уеннары мирасы белән идарәне, шулай ук Татарстан Республикасының халыкара яшьләр хезмәттәшлеген һәм бөтендөнья волонтерлык хәрәкәтен үстерүдәге потенциалын күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Чара программасы җиде көнгә исәпләнгән иде һәм үз эченә лекцияләрне, түгәрәк өстәлләрне, дискуссияләр уздыруны, кече төркемнәргә бүленеп эшләүне алды. Форумның төп спикерлары буларак FISU, UNESCO, Халыкара Олимпия комитеты, WADA халыкара экспертлары, шулай ук киләчәктә булачак универсиадаларны, 2018 елда студентлар арасында узачак дөнья чемпионатларын оештыру комитетлары вәкилләре чыгыш ясады.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО форумны әзерләү һәм уздыру операторы булып торды һәм бу мәсьәлә буенча FISU профильле комитетлары белән тыгыз хезмәттәшлек итте.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 472.19 KB Форум программасы
Партнер