V Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES)

V Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES)
Дата:

Уеннар рәсми сайты

V Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) 2024 елның 5-9 сентябрь көннәрендә (ярыш көннәре – 7-8 сентябрь) Казанда узачак. Россия Федерациясенең 50 дән артык төбәгеннән якынча 1380 спортчы катнашыр дип көтелә.

Уеннар турында

«Urban Games» Бөтенроссия урам уеннары беренче тапкыр 2020 елның җәендә «УРАМ» яшьләр экстрим-паркында узды. Шуннан бирле анда илнең төрле төбәкләреннән 4000 нән артык спортчы катнашты, алар Татарстан башкаласына үз осталыкларын күрсәтергә киләләр.

Уеннар программасында – спортның дүрт төре буенча ярышлар: 3×3 баскетбол, велосипед спорты (ВМХ-фристайл-парк, BMX-ритм-трек узышы, BMX-фристайл-флэт), роллер спорты (скейт-кросс, роликлы тимераякта биеклеккә сикерү, самокат-парк, самокат-урам), бию спорты (брейкинг) буенча ярышлар. Уеннар кысаларында шулай ук 3х3 флорбол, текбол һәм һава-көч атлетикасы (воркаут) буенча күрсәтмә турнирлар узачак.

Уеннарны оештыручылар арасында – Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, «Спорт чараларының федераль дирекциясе» һәм гомумироссия спорт федерацияләре.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 1.39 MB Положение V Всероссийских уличных игр (URBAN GAMES)
Фото