ХVI халыкара икътисади «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы

ХVI халыкара икътисади «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы
Дата:
Башына кадәр

“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” форумының рәсми сайты

 

XVI халыкара икътисади форум 2025 елның 13-18 май көннәрендә узачак.  Форумның төп мәйданчыгы – «Казан  Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге, монда форумның эшлекле программасын үткәрү планлаштырыла (2025 елның 15-16 мае).

 

Форум турында  

«Россия Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләренең икътисади багланышларының төп мәйданчыгы булып тора.

2024 елда форумга дөньяның 87 иленнән һәм Россия Федерациясенең 87 субъектыннан 20 000нән артык катнашучы җыелды. Форум кысаларында 180 чара уздырылды, аларның нәтиҗәсендә 120 килешү төзелде.

Форум кысаларында берничә чара планлаштырылган:

  • Russia Halal Expo икътисади һәм фәнни-технологик хезмәттәшлек халыкара күргәзмәсе
  • «International Property Market» күчемсез милек буенча халыкара күргәзмәсе һәм конференциясе
  • Ю. Әхмәтҗанов исемендәге Ислам илләренең яшь аш-су осталарының халыкара турниры
  • Бөтенроссия дин әһелләренең форумы
  • «Хатын-кыз карашы» форумы
  • Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-сәнәгать палаталары форумы
  • Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең генераль прокуратуралары съезды
  • Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең хисап палаталары съезды
  • Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең мәдәният министрлары съезды
  • «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы
  • «Регионнарның тотрыклы үсешендә ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасының роле» конференциясе
  • Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсе
  • «Modest Fashion Day» әдәпле мода фестивале
  • Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре катнашында икенче «Көнчыгыш Кубогы» балалар футбол турниры