Махсус Олимпиаданың флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча бөтенроссия ярышлары

Махсус Олимпиаданың флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча бөтенроссия ярышлары
Дата:

2021 елның 3-7 май көннәрендә Казанның “Бадминтон үзәге” уку-күнекмә комплексы базасында (Оренбург тракты, 99) Махсус Олимпиаданың флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча бөтенроссия ярышлары узды. Анда якынча 150 атлет катнашты.

Ярышлар турында

Махсус Олимпиаданың флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча бөтенроссия ярышлары Казанда 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарының тест чаралары кысаларында үтте: аларны үткәрү булачак халыкара вакыйганы кабул итүче шәһәрнең әзерлеген тикшерергә ярдәм итте. Ярышларда интеллект үсеше үзенчәлекләренә ия 15 яше тулган атлетлар һәм юнифайд-партнерлар катнаша алды. Спорт әзерлекләренә карап, катнашучыларны дивизионнарга бүлделәр.

Мондый ярышлар оештыру интеллектуаль үсешендә үзенчәлекләр булган тагы да күбрәк кешене спорт белән даими шөгыльләнүгә һәм, тулаем алганда, Махсус Олимпиада хәрәкәтенә тарта, һәм елдан-ел аның тарафдарларын арттыра.

Ярышлар Россия Махсус Олимпиадасы, РФ Спорт министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО тарафыннан оештырылды.

Флорбол

Флорбол – төрле яшьтәге һәм төрле физик әзерлекле кешеләр шөгыльләнә ала торган универсаль спорт төре. Уен өчен бары кәшәкә, хоккей капкалары һәм форма гына кирәк. Башка туплы хоккей төрләрендәге кебек үк, команда бөтен матч дәвамында мәйдандагы 5 уенчыдан һәм капкачыдан тора.