Сайттагы мәгълүматлардан файдалану турында
Сайттагы текст материалларын мәгълүмати максатларда гына файдаланырга ярый. Текстларны күчереп бастыру һәм ММЧларда цитата буларак китерү Сайтны матбугат чыганагы итеп күрсәткән очракта гына рөхсәт ителә. Интернет челтәре массакүләм мәгълүмат чаралары Сайтның Интернет битенең сылтамасын күрсәтергә тиеш. Күчереп бастырган (цитаталарга да кагыла) мәгълүматларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тыела.
Фотоматериаллардан, аудио һәм видеофрагментлардан, Сайтның аудиовизуаль һәм график эчтәлегеннән файдалану бары тик “Спорт һәм социаль проектлары дирекциясе” КБАОнан язмача ризалык алган очракта гына мөмкин.
“Йөкләп алу өчен материаллар” бүлегендәге мәгълүматлардан файдалану турында
Сайтның “Йөкләп алу өчен материаллар” бүлегендә урнаштырылган барлык материаллар, шул исәптән фотоматериаллар, аудиовизуаль һәм график эчтәлектәге аудио һәм видеофрагментлар бары тик коммерциячел булмаган (шәхси, танышу өчен, белем бирү өчен, тикшеренү һәм шундый төрдәгеләрдән кала) максатларда гына җәмәгатьчелек өчен ачык булып тора. Бүлектәге материаллар башка очракларда кулланылганда “Спорт һәм социаль проектлары дирекциясе” КБАО тәртип бозучыны законнарда каралган гражданлык-хокукый, административ яки җинаять җаваплылыгына тартуны даулау хокукын үз артында калдыра.