Ир-атлар волейболы Чемпионнар лигасының “Дүртлек финалы”

Ир-атлар волейболы Чемпионнар лигасының “Дүртлек финалы”
Дата:

Ир-атлар волейболы Чемпионнар лигасының “Дүртлек финалы” 2018 елның 12-13 нче май көннәрендә “Баскет-холл” БСКда (Спартак ур., 1 йорт) узды.

Турнир турында

Чемпионнар лигасының “Дүртлек финалы” – Европаның әйдәп баручы клублары катнашында ел саен уздырыла торган волейбол турнирының хәлиткеч стадиясе. Турнир 1960 елдан башлап Европа волейбол конфедерациясе канаты астында уза. Клублар ике көн эчендә бер шәһәрдә уза торган төркем этабын, плей-оффны һәм “Дүртлек финалын” – 1 нче һәм 3 нче урыннарга ярымфиналларны һәм финалларны узарга тиешләр.

CEV карары буенча 2018 елда ир-атлар волейболы Чемпионнар лигасының “Дүртлек финалы” Казанда узды. Россия өчен бу инде мондый дүртенче чара: турнирны алдарак Белгород (2004), Мәскәү (2007) һәм Омск (2013) кабул иткәннәр иде.

“Дүртлек финалы” хуҗасы хокукында Казанның “Зенит-Казан” волейбол клубы ярымфиналга автомат рәвештә эләкте.

Ярышлар расписаниесе

12 май, шимбә

16:00 Закса (Кендзежин-Козле, Польша) – Чивитанова (Италия)
19:00 Перуджа (Италия) – Зенит-Казан (Россия)

13 май, якшәмбе

16:00 Өченче урын өчен матч
19:00 Финал