Бауман урамы – Казан үзәгендәге җәяүлеләр урамы төрле вакытларда Ногай юлы, Проломная, Зур Проломная урамнары дип тә аталган. Элек Бауман урамында трамвайлар, троллейбуслар, автобуслар да йөргән. Бүген җәяүлеләр генә йөри торган урамның ике башы “Тукай мәйданы” һәм “Кремль” метро станцияләре белән тоташтырылган.
Бауман урамының тарихилыгын XIX – XX гасырларда салынган азкатлы йортлар ассызыклап тора. Урам буйлап барганда шәһәрнең матур, тарихи урыннарын күрергә, Татар ашлары йортына кереп милли ризыклардан авыз итеп алырга, кибетләрдә яисә урамда ук урнашкан сувенир сату нокталарында истәлеккә әйберләр дә алырга була.
Бауман урамында Богоявление соборы, Иоанн-Предтечя монастыре, В.И. Качалов исемендәге рус зур академия драма театры, Татарстан Республикасы Милли банкы һәм Матбугат йорты урнашкан. Урамның башында гарәп стилендә ясалган сәгать урнаштырылган, җирле халык аны еш кына очрашу урыны итеп билгели. Урамның буеннан-буена күгәрченнәр, бакалар, шулай ук татар халык әкияте герое булган Су анасы сыннары белән фонтаннар куелган. Шәһәр кунаклары Екатерина II каретасының копиясе эчендә фотога төшәргә ярата. 1767 елда Әби-патша нәкъ шушындый каретага утырып Казанга килгән. Мәшһүр опера җырчысы Федор Шаляпинга, Казан мәчесенә куелган һәйкәлләр – шулай ук фотога төшү өчен яхшы урыннар. Урам уртасында таштан ясалган “Казанның нуленче меридианы” урнаштырылган. Монда Мәскәү, Нью-Йорк, Мехико шәһәрләренә, Төньяк полюска һәм тагын берничә ноктага кадәр ераклык күрсәтелгән.