Казан Кремле Идел елгасының сул як яры һәм Казансуның сул як яры борынындагы калкулыкта урнашкан. Аның диварлары XVI гасырның икенче яртысында гына ак ташлыга әйләнә, аңа кадәр ул имән диварлар белән әйләндереп алынган була.
Кремль территориясендә берничә архитектура һәйкәле урнашкан: Сөембикә манарасы, Губернатор сарае (хәзер Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе), Юнкерлар училищесы, XV-XVI гасырга караган хан сарае комплексына кергән тарихи биналар, хан мәчете, хан төрбәләре – алар хәзер музей экспонатлары рәвешендә тәкъдим ителә. Кремль территориясендә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы янәшә урнашкан. Бу – ике дини конфессиянең дустанә яшәвенең бер үрнәге.
Кремль диварлары эчендә административ биналар һәм музейлар, аерым алганда, “Хәзинә” милли картина галереясе, Татарстан тарихы музее, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, Санкт-Петербург Эрмитажының филиалы “Эрмитаж-Казан” үзәге, ислам мәдәнияте музее урнашкан.
2000 елда Казан Кремле ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кертелде.