Фото: Центросоюз РФ
8-10 июль көннәрендә Казанда «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштерү» дип аталган Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы узачак. Чара ике мөһим датаны билгеләп үтә: Россия кулланучылар кооперациясе системасының 195 еллыгы һәм Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясе оешуның 110 еллыгы.
Форум турында
Масштаблы тармак вакыйгасы яшьләрнең кооперация хәрәкәтне үстерүдәге роле турында сөйләшү, иң яхшы практикалар белән алмашу, тармак өчен уртак инициативалар эшләтү өчен төп мәйданчык булачак. Форум мәйданчыгы гадәттәгечә кулланучылар кооперациясе җитәкчеләрен һәм яшь белгечләрен, хакимият органнары вәкилләрен, мәгариф һәм бизнес-бергәлек вәкилләрен, халыкара кунакларны берләштерәчәк. Игътибар үзәгендә – профессионаллар буыны арасында конструктив диалог.
Форум кысаларында кооператорлар илнең 30 дан артык төбәгеннән кулланучылар кооперациясе оешмаларының уникаль продукциясе күргәзмәсен тәкъдим итәчәкләр. Мәйданчыкта Центросоюз (Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге), Россия кооперация университеты, Татарстан Республикасы Кулланучылар оешмалары берлеге экспозициясе, шулай ук авыл кибетенең тулы масштаблы макеты булган кулланучылар кооперациясе музее аерым урын алачак.
Форумның эшлекле программасында тармак үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр алдан каралган. Аның кульминациясе «XXI гасыр кооператив экосистемасы: мәгариф, бизнес һәм технологияләр интеграциясе» пленар утырышы, шулай ук «1000000 га кооператив стартап» Бөтенроссия студентлар стартаплары конкурсы булачак.
Форумны уздыру мәйданчыгы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге булачак, анда шул ук көннәрдә «Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак.