7 августтан 10 августка кадәр Татарстан башкаласы сезонның иң көтелгән стартларының берсен — җиңел атлетика буенча ПСБ Россия чемпионатын кабул итәчәк. Турнир гадәттәгечә бер аренага илнең иң көчле спортчыларын, алар арасында — дөнья һәм Европа чемпионнарын, Россия рекордсменнарын һәм әле яңа гына милли югарылыкка күтәрелә башлаган перспективалы яшьләрне җыячак.
Ярышлар Казанның Үзәк стадионында — 2013 елгы Универсиада һәм 2024 елгы БРИКС уеннарын кабул иткән аренада узачак.
Чемпионат турында
Татарстан башкаласы җиңел атлетика буенча илкүләм чемпионатны соңгы тапкыр 2018 елда кабул итте.
Быелның иң төп стартында 44 медаль комплекты уйнатылачак. Моннан тыш, чемпионат кысаларында тамашачыларны драматик йөгерүләр, мавыктыргыч сикерүләр һәм көчле ыргытулар гына түгел, ә шулай ук:
- бөтен гаилә өчен күңел ачу фан-зонасы,
- шоу-йөгерүләр,
- Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясеннән һәм партнерлардан кыйммәтле бүләкләр уйнату.
ПСБ Россия чемпионатының башлангыч җәдвалы: https://rusathletics.info/calendar-07-10-08-2025
Ачылу тантанасы 7 августта узачак. Программада: «Матушка» музыкаль хитын башкаручы Татьяна Куртукова чыгыш ясачак, шулай ук чемпионатның дәрәҗәле кунаклар катнашында рәсми өлеш булачак.