Свияжск

Свияжск
Свияжск
  • Адрес: Татарстан Республикасы, Свияжск авылы
  • Сайт: ostrovgrad.org

Казаннан 30 чакрым ераклыкта 1551 нче елда Иван IV Грозный гаскәрләре өчен форпост буларак нигез салынган Свияжск утрау-шәһәре урнашкан.

Бүген утрау үз биләмәсенә барлыгы 37 мәдәни мирас корылмасын алган ачык һавадагы музей-тыюлык булып тора. Корылмалар арасында Успения Изге Мәрьям ана монастыре, Иоанн-Предтеченский хатын-кызлар монастыре, Никольский чиркәве, “Всех Скорбящих радость” Изге Ана соборы бар. Троица чиркәве утраудагы иң беренче корылмаларның берсе һәм Идел буендагы XVI гасырдагы бердәнбер рус агач төзелеш сәнгате һәйкәле булып тора. Успенский соборында 1080 квадрат метр мәйданлы фрескаларны – XVI гасырдагы борынгы рус дивар рәсем сәнгатенең кабатланмас әсәрен дә күрергә була.

“Ленивый торжок” тарихи реконструкция комплексы борынгылык мохитенә чуму мөмкинлеге бирә, биредә ат утарында атка атланып йөрергә дә, үзеңә нинди дә булса сувенир ясап, урта гасырлар һөнәрчесенә әйләнергә дә, үзеңне тарантаска утырып биләмәләрен карап әйләнүче алпавыт итеп хис итәргә дә була. Утрауның теләсә-кайсы ноктасыннан Идел һәм Свияга суларына матур күренешләр ачыла.

Свияжскига автобус белән дә, елга транспорты белән дә барырга була. Казаннан утрауга кадәр экскурсия теплоходы йөри.