Болгар

Болгар
Болгар
  • Адрес: Татарстан Республикасы, Болгар шәһ.
  • Сайт: vbolgar.ru

Казаннан 140 чакрымда, Идел елгасының сул як ярында борынгы Болгар шәһәре – Идел Болгарстаны башкаласы хәрабәләре урнашкан. X гасырда нигез салынган бу шәһәр Идел Болгарстанының икътисади, сәяси һәм мәдәни үзәге булып торган.

Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы урта гасыр мөселман төзелеш сәнгатенең дөньядагы иң төньяк һәйкәле, XIII гасыр уртасы – XIV гасырдагы болгар-татар архитектурасының кабатланмас үрнәге булып тора. Шәһәрнең үзәк өлешендә Җәмигъ мәчетенең һәм Зур манараның хәрабәләре сакланган. Алар белән рәттән мәртәбәле кешеләр җирләнә торган Төньяк мавзолей урнашкан. Бу чорның агачтан ясалган корылмалары арасында Ак һәм Кара пулатлар, Көньяк мавзолей, Хан мунчасы бар.

Елга вокзалы белән берләштерелгән Болгар цивилизациясе музее, дөньядагы иң зур басма Коръән китабы саклана торган “Идел болгарларының 922 нче елда Ислам динен кабул итүләре хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе” карау өчен ачык. Хан сарае, “Табип йорты” һәм һөнәрчелек остаханәләре, шулай ук шәһәрнең Көньяк капкалары артында урнашкан Ак мәчет һәм Икмәк музее да популяр.

Казаннан Болгар шәһәренә автобус белән дә, шулай ук елга транспорты белән дә барып була.

2014 елның июнендә Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.