4-17 июнь көннәрендә Казанда җиденче Фиджитал уеннар узачак. Ярышлар үз эченә өч дисциплина буенча уздырылучы турнирларны ала: фиджитал-хоккей (хоккей симуляторы + 3х3 хоккей), фиджитал-көрәш (Mortal Kombat 11 + MMA).
Уеннар турында
2024 елда Казан Киләчәк Уеннарын кабул итәчәк. Бу – зур масштаблы проект, Фиджитал Уеннар аңа әзерлек сыйфатында уза. Уенда киберспорт остасы һәм һәм шул ук вакытта чын спортчы булган затлар катнаша.
Цифрлы стадион һәм “Зилант” боз аренасы инде фиджитал-хоккей турнирында катнашучыларны көтә. Спортчылар башта хоккей симуляторында уйнаячак, ә аннары көчләрен 3х3 хоккейда сынарга боз мәйданчыгына чыгачак.
7 нче Фиджитал Уеннарның тагы бер мавыктыргыч турниры – фиджитал-көрәш. Турнирда төрле авырлык категориясендә булган ике кешелек 8 команда катнаша. Һәр көрәш ике этаптан тора. Спортчылар бер үк көндәш белән консоль уенын уйнаячак һәм бер ММА көрәше уздырачак.
Онлайн трансляцияләр һәм нәтиҗәләр
Матч нәтиҗәләре белән танышырга, шулай ук ярышларның стримингларын түбәндәге сылтамалар буенча карарга мөмкин:
Фиджитал-хоккей:
Фиджитал-көрәш:
Мобиль кушымта
Фиджитал- ярышлар – синең телефоныңда!
Матчларның онлайн-трансляцияләре, ярышлар нәтиҗәләре һәм иң кызыклы мизгелләрнең фотолары – боларның барысын да син Фиджитал Уеннарның мобиль кушымтасында табачаксың. Кушымтаны йөкләп ал да, киләчәк спорты белән таныш!
App Store яки Google Play кибетләрендә «Phygital Games Kazan» дип язып, әлеге кушымтаны тап, аны йөкләп ал, кыска теркәлү уз. Синең почтаңа ID киләчәк һәм сине фиджитал дөньяга алып керәчәк. Рәхим ит!