Йөзү буенча Россия Кубогы. Финал

Йөзү буенча Россия Кубогы. Финал
Дата:

Чараның рәсми сәхифәсе Россиянең су спорт төрләре федерациясе сайтында

23 июньнән 26 июньгә кадәр Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча Россия Кубогы финалы узачак.

 

Кубок турында

 

Россия Кубогы финалында йөзү буенча Россия Кубогы этаплары нәтиҗәләре буенча төзелгән Россия Федерациясе субъектларыннан 60тан артык команда катнашачак. Өстәмә рәвештә Россия Кубогы чит ил спортчылары өчен дә ачык.

23 июньдә ачылыш тантанасы узачак, анда матур тамаша, Татарстанның мәдәни традицияләрен чагылдырган иҗади номерлар һәм дәрәҗәле кунаклар катнашында рәсми өлеш булачак.

Ярышлар вакытында су спорт төрләре сарае фойесында кунакларны интерактив активлык көтә, шул исәптән спортчылар белән автограф-сессияләр дә.

Барыгызны да спорт бәйрәмен бүлешергә һәм бу якты вакыйганың бер өлеше булырга чакырабыз!