Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Ачык Бөтенроссия Спартакиадасы

Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Ачык Бөтенроссия Спартакиадасы
Дата:

2021 елгы Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Ачык Бөтенроссия Спартакиаданың рәсми сайты

Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Ачык Бөтенроссия Спартакиадасы 2021 елның 3-8 февралендә үтәчәк. Чарага 15 яшькә җиткән якынча 600 спортчы җыелыр дип көтелә.

Ярышлар турында

Ярышларның миссиясе – көчле спортчыларны ачыклау түгел, ә интеллект үсешендә кимчелекләр булган кешеләрнең адаптациясе һәм инклюзив җәмгыять фикерен алга сөрү, шуңа Спартакиадада илләр буенча бүленеш һәм алар арасында гомум команда зачёты булмаячак.

Спартакиада түбәндәге спорт төрләре буенча узачак: карда йөргечләрдә йөрү, тау чаңгысы спорты, чаңгы ярышлары, сноуборд, фигуралы шуу һәм шорт-трек. Ярышларга дүрт спорт объекты җәлеп ителәчәк: “Буревестник” спорт комплексы, “Локомотив” спорт комплексы, Спорт сарае, “Свияжск калкулыклары” курорт-шәһәре.

Спартакиада 2022 елда уздырылачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында тест чарасы булачак. Ярышларны үткәрүнең максаты – үзендә дөньяның иң зур гуманитар спорт чарасын кабул итүче илнең әзерлеген тикшерү.