Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты

Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты
Дата:

Казанның Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатына багышланган сайты – www.kzn2018.com

Казан 2018 елның июнь-июль айларында Россиянең 11 шәһәре рәтендә Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын кабул итте. Казанда матчлар “Казан Арена”да уздылар. Бу стадион Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын уздыру өчен Россиядә төзелгән беренче стадион.

Казанда Чемпионатның алты матчы узды:

  • 16 июнь, 13:00 Франция – Австралия: 2-1
  • 20 июнь, 21:00 Иран – Испания: 0-1
  • 24 июнь, 21:00 Польша – Колумбия: 0-3
  • 27 июнь, 17:00 Корея Республикасы – Германия: 2-0
  • 30 июнь, 17:00 1/8 финал Франция – Аргентина: 4-3
  • 6 июль, 21:00 1/4 финал Бразилия – Бельгия: 1-2

Казанда, чемпионат матчларын кабул иткән башка шәһәрләрдәге кебек үк, 2018 елның 14 нче июненнән алып 15 нче июльгә кадәр FIFA җанатарлары фестивале узды. Аны уздыру урыны итеп “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан сайланган. Биредә дөнья чемпионатының барлык матчлары да турыдан-туры трансляцияләнәчәк, концертлар оештырылачак, ял зоналары эшләде.