Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында (шәхси һәм командалы ярышлар) шпагалар белән фехтование буенча дөнья кубогы этабы

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында (шәхси һәм командалы ярышлар) шпагалар белән фехтование буенча дөнья кубогы этабы
Дата:

2021 елның 19-23 мартында Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында (шәхси һәм командалы ярышлар) шпагалар белән фехтование буенча дөнья кубогы этабы үтәчәк. Татарстан башкаласына 40 илдән 400 спортчы киләчәк. Ярышларны 109 хөкемдар хөкем итәчәк, алар арасында 27 халыкара һәм 82 милли категория хөкемдар булачак. Ярышлар «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.

Ярыш турында

Казан шундый ярышларны инде кабул иткәне бар: 2013 елда фехтование Бөтендөнья Җәйге Универсиаданың программасында булды, бер елдан соң Казан теннис академиясендә фехтование буенча дөнья чемпионаты узды, һәм 2019 елда Казан бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә кадетлар арасында фехтование буенча Россия беренчелеге узды.

2020 елда Фехтование халыкара федерациясе (FIE) тарихында беренче тапкыр Татарстан башкаласына үзендә хатын-кызлар арасында рапиралар белән фехтование буенча дөнья кубогының бер этабын уздырырга тәкъдим итте.

Киләчәк ярышлар Дөнья кубогының бөтен спортчылары өчен бик мөһим этабы, чөнки бу Токио-2021 Олимпия уеннары алдыннан соңгы квалификация (сайлап алу) ярышлары.

Фотолар

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 328.83 KB Ярышлар программасы