Беренче БДБ илләре уеннарының рәсми сайты эшли башлады

Беренче БДБ илләре уеннарының рәсми сайты эшли башлады
Басылган датасы:

Беренче БДБ илләре уеннарының рәсми сайты эшли башлады. Уеннар быел Казанда үтәр дип көтелә. Сайтка https://ciskazan2021.com/ адресы буенча кереп була – ул рус һәм татар телләрендә эшли.

Сайтта Уеннар һәм символика, кабул итүче як һәм оештыручы шәһәр турында гомуми мәгълүмат тәкъдим ителгән. БДБ илләре уеннарына әзерлек барышына багышланган барлык актуаль мәгълүматлы хәбәрләр бүлеге дә ачылган. Моннан тыш, Уеннарга аккредитацияләү процедурасы тасвирланган битләр, шулай ук ярышларның партнерлык һәм волонтерлар программасы хакында мәгълүмат бар.

Исегезгә төшерәбез, Уеннар программасына 21 спорт төре буенча ярышлар керә: армрестлинг, бадминтон, баскетбол (3х3), бокс, билбау көрәше һәм татарча көрәш, су полосы, волейбол (“пляж волейболы” дисциплинасы), ирекле һәм грек-рим көрәше, гер спорты, дзюдо, карате, мас-рестлинг, өстәл теннисы, йөзү, самбо, тай боксы, бию спорты, фехтование, футбол (“футзал” дисциплинасы), нәфис гимнастика һәм шахмат. Барлыгы 280 медаль комплекты уйнату планлаштырыла.

Ярышларны үткәрү өчен 15 спорт объекты җәлеп ителәчәк. Спортчыларны Универсиада Авылында урнаштырачаклар.

БДБ илләре уеннарын үткәрү фикерен Россия Федерациясе тәкъдим итте. Тәкъдим 2018 елның 28 сентябрендә Дүшәнбе шәһәрендә узган БДБ дәүләтләре җитәкчеләре советы утырышында хупланылды. Беренче БДБ илләре уеннары Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү эгидасы астында узачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте