Су спорт төрләре сараенда сикерү җайланмаларын яңарттылар

Су спорт төрләре сараенда сикерү җайланмаларын яңарттылар
Басылган датасы:

FINA Су спорт төрләрен үстерү үзәге спортчылары, шулай ук спорт мәктәпләре укучылары һәм Татарстан яшәүчеләре шөгыльләнүче Казанның Су спорт төрләре сараенда барлык халыкара стандартларга һәм FINA таләпләренә җавап бирүче яңа тар специализацияле сикерү җайланмасы һәм инвентарь урнаштырдылар.

FINA партнеры – рәсми тәэмин итүче Duraflex (АКШ) ярдәмендә Су спорт төрләре сарае бассейны казанында 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага сатып алынган барлык трамплиннар алыштырылды, шулай ук өстәмә рәвештә 1 һәм 3 метрлы трамплиннар яңартылды, суга сикерү өчен тумбалар сатып алынды. Суга сикерү белән шөгыльләнү өчен махсуслаштырылган икенче зал да җиһазландырылды – спорт батутлары, акробатик юллыклар, килеп төшү өчен йомшак кублар сатып алынды.

“Җиһазларны алыштыру турындагы карар FINA Су спорт төрләрен үстерү үзәге ярдәме белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Хәзер Үзәк стипендиатлары иң югары дәрәҗәдәге ярышларга мөмкин кадәр нәтиҗәле әзерләнә һәм үзләренең спорт осталыгын арттыра алачак, ә спорт мәктәпләре укучылары һәм Татарстан яшәүчеләре күнегүләр вакытында иң югары класслы җайланмаларда шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булачак. Бу суга сикерү белән кызыксынучы кешеләр санын арттырыр, су спорт төрләре үсешенә булышыр, республикабызда сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар санын арттырырга ярдәм итәр дип ышаным калам”, – диде ТР спорт министры Владимир Леонов.

Исегезгә төшерәбез, Казанда FINA Су спорт төрләрен үстерү үзәген булдыру турындагы килешү 2018 елның 22 сентябрендә FINA президенты доктор Хулио Маглионе һәм ТР спорт министры Владимир Леонов тарафыннан имзаланды.

Үзәкнең бурычы – су спорт төрләрендә зур милли казанышлары булмаган илләрдән килгән спортчыларның потенциалын нәтиҗәле ачу өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук дөнья чемпионатларына һәм Олимпия уеннарына әзерләнү кысаларында үз нәтиҗәләрен яхшырту өчен мөмкинлек бирү. Россия һәм күрше-тирә илләр тренерлары һәм хөкемдарларының квалификация дәрәҗәсен күтәрү, тренерлар һәм хөкемдарлар өчен белем бирү программалары үткәрү шулай ук FINA Су спорт төрләрен үстерү үзәгенең приоритетлары булып тора. Проектны гамәлгә ашыру операторы – “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте