Владимир Леонов: I нче БДБ илләре уеннарына һәм Бөтенроссия урам уеннарынына әзерләнү штат режимында алып барыла

Владимир Леонов: I нче БДБ илләре уеннарына һәм Бөтенроссия урам уеннарынына әзерләнү штат режимында алып барыла
Басылган датасы:

Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов Казанның 2020 елның җәенә билгеләнгән зур спорт чараларын үткәрүгә әзерлеге турында комментарий бирде.

«Хәзерге вакытта без быелгы җәйгә билгеләнгән ярышларга әзерләнүне дәвам итәбез. Елның иң күләмле проектлары – БДБ илләре уеннары һәм Бөтенроссия урам уеннары. Ике проект та беренче тапкыр узачак, аларны әзерләнү эшләре штат режимында алып барыла.

Турнилар кысаларында кулланыштырылачак инфраструктураны тулысынча аңлау бар. БДБ уеннары өлешендә объектларның әзерлеген тикшерү төгәлләнде диярлек, сервислар күрсәтү концепциясе формалаштырылды, клиент төркемнәрен аккредитацияләү эшенә әзерлек бара, ярышлар җитәкчелеген билгеләү буенча федерацияләр белән тыгыз эш алып барыла, Уеннарның җентекле расписаниесы формалаштырыла, илләрдән килгән катнашучыларны билгеләү өлешендә илләр буенча җаваплылар белән эш алып барыла. Һәр проектның юл картасына туры китереп, әзерлек график буенча алып барыла. Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә күчерелгән Су спорт төрләре чаралары буенча ситуацияны без шулай ук күзәтеп торабыз.

Сүз зур күләмле спорт чаралары турында бара, без бу ярышлар үткәрелер дип ышанып калабыз. Шулай да аларны үткәрү максатчанлыгы һәм күчерү мөмкинлеге турындагы карарлар агымдагы эпидемиологик хәлне исәпкә алып кабул ителәчәк».

Искә төшерәбез, I нче Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре уеннарын үткәрү 20-27 август көннәренә планлаштырылган. 11 илдән 14-23 яшьлек (спорт төренә карап) 3500 га якын спортчы катнашачак дип көтелә. БДБ илләре уеннары кысаларында 21 спорт төрендә 230 медаль комплекты уйнату планлаштырыла. БДБ илләре уеннарын үткәрү өчен Казан шәһәренең 15 спорт объектын файдалану уйланыла.

Казанда Бөтенроссия урам уеннарын үткәрү 26-28 июньдә Яшьләр көне кысылараныда планлаштырылган. Спортның 14 төре буенча ярышларда 1000ләп спортчы катнашачак. Ярышлар Миллениум күпере янында урнашкан Экстрим-паркта уздырылачак дип көтелә.

ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча