БДБ илләренең I Уеннары билетлары сатуга чыкты

БДБ илләренең I Уеннары билетлары сатуга чыкты
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда 4-11 сентябрь көннәрендә узачак БДБ илләренең I Уеннары билет программасы старт алды. Бер спорт төре кысаларында тулы ярыш көненә билет бәясе – 300 сум.

Ярышларга билетларны Kassir.ru билет операторының рәсми сайтыннан, Толстой урамы, 1 (9:00-21:00) һәм Ибраһимов проспекты, 56 (10:00-22:00) адресы буенча урнашкан кассаларыннан алып була.

Сатуга нәфис гимнастика (Гимнастика үзәге), бию спорты (“КАИ Олимп”), спорт көрәше, көрәш, билбаулы көрәш, самбо һәм дзюдо (“Ак Барс” көрәш сарае), футзал (“Мирас”), өстәл теннисы һәм бокс (Бокс һәм өстәл теннисы үзәге), каратэ һәм тай боксы спорты (“Тулпар”) ярышларына билетлар чыкты. “УРАМ” экстрим-паркында узачак 3х3 баскетбол ярышларына керү бушлай булачак.

6 яшькә кадәрге балалар, бокс һәм тай боксы ярышларыннан кала (анда яшь чикләве 6+), чарага бушлай кертеләчәк. Шулай ук ярышларга бушлай халыкның льготалы төркемнәре (1,2,3 төркем инвалидлары, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар, тыл хезмәтчәннәре) керә алачак.

COVID-19 таралуга юл куймау чаралары белән бәйле рәвештә Бадминтон үзәгендәге бадминтон, “Свияга” стендка ату комплексындагы стендка ату һәм “Динамо” спорт үзәгендәге (Пуля белән ату үзәге) пуля белән ату ярышлары тамашачыларсыз үтәчәк. Әлеге ярышларны, калган спорт төрләре ярышларын кебек үк, Уеннарның рәсми сайтында планлаштырылучы трансляция аша карап булачак.

Игътибар! Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, объектларга бары битлек киеп кенә керергә рөхсәт ителә. Оештыручылар тамашачылардан социаль дистанцияне саклауны сорыйлар, бу кешеләр бер урын аша утыртылачак трибуналарга да кагыла. Объектка кергәндә температураны тикшерәчәкләр.