Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты тәмамланды

Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты тәмамланды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда узган синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының соңгы көнендә тагын өч дисциплинада җиңүчеләр билгеләнде.

Бер көн алданрак Дарья Бокова/Светлана Денисова дуэты, ирекле программаны күрсәткәннән соң, икенче булды, ә техник программаны Мәскәү өлкәсе спортчылары барысыннан да яхшырак үтәделәр һәм Казанда барыбер алтын яуладылар. Бу дисциплинада көрәш бик киеренке барганын билгеләп үтәргә кирәк. Беренче һәм икенче урыннарны нибары ноль бөтен йөздән берничә балл гына аерды.

Дуэт, техник программа

  1. Дарья Бокова/Светлана Денисова (Мәскәү өлкәсе) – 89.064
  2. Ольга Крицкая/Светлана Федорова (Мәскәү-1) – 89.0326
  3. Дарья Ляхова/Елизавета Смирнова (Санкт-Петербург-1) – 88.6970

Казанда тагын бер алтынны чәршәмбе көнне ирекле программада беренче булган Михаил Васильев һәм Алина Мантуленко яулады, ә Россия чемпионатының соңгы көнендә алар үз коллекцияләренә икенче җиңүне өстәделәр. Аларның көндәшләреннән аермалары шактый саллы иде.

Катнаш дуэт, техник программа

  1. Михаил Васильев/Алина Мантуленко (Мәскәү өлкәсе) – 89.1548
  2. Артур Коршунов/Алина Тихомирова (Татарстан Республикасы-1) – 83.8159
  3. Алина Каллер/Дмитрий Украинский (Ростов өлкәсе-2) – 61.1269

Мәскәү өлкәсе дуэтлары уңышларына төркем күнегүләрендә синхрончылар да кушылдылар. Кристина Аверина, Наталья Гончарова, Василиса Жукова, Екатерина Романова, Анастасия Романчук, Арина Смола, Арина Тимченко, Дарья Фомина, Светлана Ходырева, Эвелина Шевлякова, Алена Евтеева һәм Варвара Овчаренко ирекле программа өчен судьялардан 92.6000 балл алдылар һәм Россия чемпионнары булдылар.

“Тагын да яхшырак чыгыш ясый ала идек, тик болай да яхшы килеп чыкты. Мин канәгать. Без биш атна әзерләндек һәм беренче урынга өметләндек. Миңа чемпионатның оештыру ягы ошады. Казанда тагын чыгыш ясармын дип өметләнәм”, — диде Мәскәү өлкәсе командасы спортчысы Даша Фомина.

Акробатлар төркеме, ирекле программа

  1. Мәскәү өлкәсе – 92.6000
  2. Мәскәү – 3 – 91.0333
  3. Мәскәү – 1 – 90.8667

Казанда үз эченә ике әһәмиятле турнирны алган синхрон йөзү атналыгы ахырына якынлашты, әмма тиздән Су спорт төрләре сараенда тагын бер мөһим ярыш үтәчәк. Май ахырында Татарстан башкаласында суга сикерү буенча Россия чемпионаты узачак. Анда Олимпия уеннарында катнашачак Россия җыелмасының составы билгеле булачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте