Казанда I БДБ илләре уеннары волонтерларын укыту старт ала

Казанда I БДБ илләре уеннары волонтерларын укыту старт ала
Басылган датасы:

Казанда I БДБ илләре уеннары волонтерларын укыту башланды. Агымдагы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, укытуның беренче этабы (юнәлеш-компетенция тренингы) онлайн режимда узачак. Уеннарның белем бирү программасының тренерлар составы булачак ирекле ярдәмчеләрнең эшен видеоэлемтә аша күзәтчелек итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, завка кампаниясе нәтиҗәләре буенча, Оештыру комитеты дөньяның 46 иле һәм Россиянең 81 төбәге кандидатларыннан волонтерлыкка 3193 заявка алды.

“Волонтерлар зур команданың бер өлеше булып тора, шуңа күрә аларны автоном режимда эшләүче аерым команда итеп түгел,  ә нәкъ менә Оештыру комитеты өлеше итеп карау мөһим, – ди “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе ” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов. – Алдагы тренинг алдында егет-кызларда мөһим компетенцияләр формалаштыру, волонтерларга Уеннар хакында кирәкле бар мәгълүматны бирү һәм ярышларны оештыруда волонтерларның нинди роль уйнаганнарын төшендерү максаты тора”.

Икенче этапта Уеннарның ирекле булышчыларын функциональ тренинг көтә, аның кысаларында егет-кызлар үзләренең функциональ юнәлеш менеджерлары һәм юнәлешнең эш системасы, шулай ук үзләренең турыдан-туры бурычлары белән танышачак.  Соңгы, өченче укыту этабы волонтер Уенда ярдәм итәчәк объекттагы тренингтан гыйбарәт.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте