Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

25-30 октябрь көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Алты көн дәвамында якынча 700 спортчы 42 спорт дисциплинасында үзара медальләр өчен көч сынашачак.

Милли чемпионатка Россиянең 60 артык төбәгеннән йөзүчеләр заявка биргән. Моннан тыш, чемпионатта FINA Су спорт төрләрен үстерү үзәге спортчыларының һәм БДБ илләреннән килгән спортчыларның катнашуы планлаштырыла.

Йөзү буенча Россия чемпионатын оештыру һәм уздыру белән гомуми җитәкчелек Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, Бөтенроссия йөзү федерациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте