Йөзү буенча Россия чемпионатында илнең иң көчле 700 йөзүчесе катнашачак

Йөзү буенча Россия чемпионатында илнең иң көчле 700 йөзүчесе катнашачак
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

25-30 октябрь көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча 2020 елгы Россия чемпионаты узачак. Илнең быелгы төп стартында катнашу өчен 50 метрлы бассейн юллыкларына Россиянең иң көчле 700 йөзүчесе чыгачак, алар арасында Антон Чупков, Владислав Гринев, Андрей Минаков, Олег Костин, Илья Бородин, Григорий Тарасевич, Мартин Малютин, Вячеслав Андрусенко, Михаил Довгалюк, Дарья Васькина, Евгения Чикунова, Мария Темникова, Татьяна Белоногофф, Дарья Муллакаева, Дарья Чикунова, Валерия Саламатина һ.б. бар. Шулай ук Россия чемпионатында катнашуга ачык суда йөзү белән шөгыльләнүче спортчылар да заявка бирде, болар – Кирилл Абросимов, Кирилл Беляев, Руслан Садыйков, Валерия Ермакова, Екатерина Сорокина, Яна Курцева һ.б.

Йөзү буенча Россия чемпионатында чит ил спортчылары да катнаша ала. Үз заявкаларын Латвия, Кыргызстан, Беларусь, Төркмәнстан һәм Македония спортчылары җибәргән.

Халыкара йөзү федерациясе (FINA) карары нигезендә, йөзү буенча Россия чемпионаты 2021 елда Токиода узачак Олимпия уеннарында катнашуга нормативлар үтәү өчен квалификация ярышлары булып тора. Чемпионат кысаларында шулай ук “Заплыв мужества” узачак, анда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашачак.

25 октябрь көнне сәг. 17.45 ярышлар ачылу тантанасы үтәчәк. Алдан йөзүләр сәг. 09:00, ярымфинал һәм финал – сәг. 18:00, ә 30 октябрь көнне сәг. 17:00 башланачак.

Россия чемпионатының финал һәм ярымфинал өлешләре Россия йөзү федерациясенең рәсми сайтында трансляцияләнәчәк.

Ярышларның онлайн-нәтиҗәләре артыннан шулай ук түбәндәге сылтама аша күзәтеп булачак.

Тамашачылар өчен билетларны https://kassir.ru/ сайтында һәм Кассир.ру билет операторының Казандагы кассаларыннан алырга мөмкин. Су спорт төрләре сарае кассасында билетлар 23 октябрьдә сатыла башлаячак.

Йөзү буенча Россия чемпионатын оештыру һәм уздыру белән гомуми җитәкчелек Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, Бөтенроссия йөзү федерациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Ярышлар “Газпром” ПАҖ, “ОХК “УРАЛХИМ” АҖ, “СУЭК” АҖ, “Россия почтасы” ФДУП, “Best Water Technology” һәм “Арена” компанияләре ярдәмендә уза.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте