2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына логотип эшләүгә Бөтенроссия конкурсы старт алды

2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына логотип эшләүгә Бөтенроссия конкурсы старт алды
Басылган датасы:

Россиянең Махсус Олимпиадасы белән берлектә Россиянең Спорт министрлыгы 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына логотип эшләүгә Бөтенроссия конкурсын үткәрү карары белән чыкты. Конкурсның оештыручысы буларак “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясый.

Конкурста 16 яшьтән узган затлар катнаша. Конкурс җиңүчесе 100 000 сум күләмендә акчатала бүләк алачак.

Дизайн-проектлар 2020 елның 3-30 сентябрь көннәрендә konkurs@dspkazan.com электрон почтасына кабул ителә.

2020 елның 1-9 октябрь көннәрендә узачак сайлап алу этабында башта конкурс таләпләренә туры килгән эшләрне сайлаячаклар, соңрак конкурс комиссиясе өчтән алып бишкә кадәр иң күп тавыш җыйган иң яхшы дизайн-проектларны билгеләячәк. Дизайн-проектларны финал бәяләү һәм җиңүчене билгеләү конкурс комиссиясе тарафыннан 2020 елның октябрь урталарына кадәр башкарылачак.

Конкурс комиссиясе составына Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы вәкилләре, дизайнерлар берләшмәсе вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук Махсус Олимпиада Илчесе һәм атлеты Татьяна Баранова керде. Комиссияне Россия Махсус Олимпиадасы Идарәсе рәисе – Президенты, комиссия рәисе Ольга Слуцкер җитәкли.

Конкурсның соңгы этабы шулай ук нәтиҗәләрне игълан итү, җиңүчене бүләкләү һәм дизайн-проект логотибына хокукларны тапшыру турында килешү төзүдән гыйбарәт.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 22-28 гыйнвар көннәрендә узачак һәм Россиядә Special Olympics International эгидасы астында үткән беренче чара булачак.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында 108 илдән 2000 спортчы һәм юнифайд-партнер (акыл үсешендә үзенчәлекләр булмаган спортчы) катнашачак. Шулай ук аларга 3000 волонтер, 4000 мәртәбәле кунак һәм аларның гаилә әгъзалары кушылачак, бу чараны чын-чынлап масштаблы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары – дөньядагы иң абруйлы спорт ярышларының берсе, ул акыл мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлдерелгән. Бөтендөнья уеннар шулай ук спортчылар өчен сәламәтлек саклау, белем бирү һәм лидерлык өлкәсендә эшләү буенча Махсус Олимпия хәрәкәте өчен мөһим платформа булып тора.

Махсус Олимпиада хакында

1968 елда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминация бетерүгә юнәлдерелгән һәм спортны үстерү һәм мәгариф, сәламәтлек саклау һәм лидерлык өлкәләрендә программалар эшләү ярдәмендә барлык кешеләрнең инклюзиясе өчен чыгыш ясаучы халыкара хәрәкәт. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төрләре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә алты миллионнан артык спортчы һәм юнифайд партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә.

Россиянең Махсус Олимпиадасы хакында

Россиянең Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора. Россиядә физик культура белән шөгыльләнүче һәм акыл үсешендә тоткарлыклар булган якынча 130 мең зат бар, алар өчен ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә физик культура буенча якынча 5 мең чара уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Акыл үсешендә үзенчәлекләр булган Россия атлетлары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнашалар һәм алдынгы урыннар яулыйлар.

minsport.gov.ru материаллары буенча