Беренче БДБ илләре уеннарына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча республика оештыру комитеты оештырылды

Беренче БДБ илләре уеннарына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча республика оештыру комитеты оештырылды
Басылган датасы:

2020 елда Казанда үткәрелүче Беренче БДБ илләре уеннарына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча республика оештыру комитетын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк. ТР Президенты имзасы куелган Оештыру комитеты турында карар Казан Кремленең рәсми сайтында бастырылды.

Оештыру комитеты составына шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм Татарстан Республикасы буенча федераль хакимият органнарының идарә җитәкчеләре, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Максим Денисов та керде.

Оештыру комитетының төп бурычлары – алда көтелүче Уеннарга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча чаралар планын эшләү, планнарны гамәлгә ашыру барышын анализлау, шулай ук план үтәлүне контрольдә тоту.

Исегезгә төшерәбез, Уеннар программасына 21 спорт төре буенча ярышлар керә: армрестлинг, бадминтон, баскетбол (3х3), бокс, билбау көрәше һәм татарча көрәш, су полосы, волейбол (“пляж волейболы” дисциплинасы), ирекле һәм грек-рим көрәше, гер спорты, дзюдо, карате, мас-рестлинг, өстәл теннисы, йөзү, самбо, тай боксы, бию спорты, фехтование, футбол (“футзал” дисциплинасы), нәфис гимнастика һәм шахмат. Барлыгы 280 медаль комплекты уйнату планлаштырыла.

Ярышларны үткәрү өчен 15 спорт объекты җәлеп ителәчәк. Спортчыларны Универсиада Авылында урнаштырачаклар.

БДБ илләре уеннарын үткәрү фикерен Россия Федерациясе тәкъдим итте. Тәкъдим 2018 елның 28 сентябрендә Дүшәнбе шәһәрендә узган БДБ дәүләтләре җитәкчеләре советы утырышында хупланылды. Беренче БДБ илләре уеннары Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү эгидасы астында узачак.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2020 елның маенда кабул ителгән 285 санлы карары нигезендә 2020 елда Казан шәһәрендә үтәчәк I БДБ илләре уеннарына әзерлек һәм аларны уздыру буенча республика оештыру комитеты төзелде.

Республика оештыру комитеты әгъзаларының тулы исемлеге белән түбәндәге документта танышырга мөмкин.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте