«Азия балалары» VII нче Халыкара спорт уеннарын үткәрергә булышкан «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО хезмәткәрләре Казанга кайтты

«Азия балалары» VII нче Халыкара спорт уеннарын үткәрергә булышкан «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО хезмәткәрләре Казанга кайтты
Басылган датасы:

Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе «Азия балалары» VII нче Халыкара спорт уеннарын оештырырга һәм үткәрергә ярдәм иткән хезмәткәрләр белән очрашу үткәрде. Бу очрашуда «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО генераль директоры Максим Денисов һәм «Азия балалары» VII нче Халыкара спорт уеннары дирекциясе генераль директоры Эльмир Валитов катнашты.

Эльмир Валитов «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО хезмәткәрләренә «Азия балалары» VII нче Халыкара спорт уеннарын оештыруда һәм үткәрүдә бик мөһим өлешләре өчен рәхмәтен белдерде, шулай ук ​​генераль директор Максим Сергеевичка «Азия балалары» медальләр җыелмасын тапшырды:

«Бу уеннар минем өчен яңа тәҗрибә булды, шулай ук бик күп халыкара ярышлар оештырган Казан белгечләренең ярдәме зур өлеш кертте. Безгә киңәш биргән, сорауларга җавап биргән һәм бу Уеннарны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә булышкан һәркемгә мин бик рәхмәтле. Шактый кыска вакыт эчендә без бергә искиткеч программа туплый алдык һәм Диңгез буе крае спорт индустриясе үсешенең яңа этабын башладык», – диде Эльмир Валитов.

«Азия балалары» уеннарын оештыру һәм үткәрү өчен Казан белгечләрен Владивосток шәһәренә җибәрү карары 30 март көнендә «Без бергә. Спорт» форумында имзаланган оешмалар арасында хезмәттәшлек килешүе кысаларында кабул ителде.

Владивосток шәһәренә зур профессионаллар командасы китте, алар арасында: ССПД КБАО генераль директоры урынбасары Дмитрий Михайлов, Андрей Куприянов, Марк Калашников, Элвин Бәйрәмов, Айназ Алеева, Ирек Әбдуллин, Алсу Ганеева, Тимур Ганеев, Алина Гарипова, Энҗе Ягъфарова, Динар Ахмадиев, Регина Гайсина, Раушания Гафиева, Миләүшә Мустафина. Оештыручылардан башка, Владивосток шәһәре Казаннан 100 волонтер кабул итте, алар «Азия балалары» волонтерлар программасына зур өлеш кертте.

Уеннар иң югары дәрәҗәдә узсын өчен, Казан белгечләре 200 дән артык кеше өйрәтте һәм әзерләде. «Азия балалары» VII нче Халыкара спорт уеннары дирекциясенең спорт объектлар әзерләү һәм идарә итү бүлеге җитәкчесе Андрей Куприянов әйтүе буенча, Владивосток шәһәренә сәяхәт аның өчен җиңел булмаган:

«Минем өчен, башкалар өчен дә дип ышанам, бу үзенә бертөрле тикшерү булып чыкты, үз көчеңне яңа шартларда, башка форматта, башка шәһәрдә сынап карау авыр иде дип уйлыйм. Мин командабызның «Азия балалары» уеннарын әзерләүдә һәм үткәрүдә белемләребезне һәм тәҗрибәләребезне куллана алганыбызга бик шатмын. Безнең бурычыбыз, беренче чиратта, чараны лаеклы дәрәҗәдә үткәрү һәм барлык катнашучылар өчен спорт һәм игелек бәйрәмен оештыру, яшьләрне спортка җәлеп итү иде. Уеннарда 13 илдән 3000 нән артык яшь спортчы катнашты. Ярышлар оештыруы ил җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. Шулай ук зур масштаблы спорт чарасы Россиянең дөньяга ачык булуын тагын бер тапкыр күрсәтергә мөмкинлек бирде», – дип бүлеште Андрей.

«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО матбугат хезмәте